Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 июль 2019, 12:45

Җиләк җыйганда адашкан

Әтисенең югалуы турында кызы хәбәр иткән.

Әтисенең югалуы турында кызы хәбәр иткән.
Республиканың Коткаручылар хезмәтенә Краснокама районының Сабанча авылы янында 77 яшьлек ирнең югалуы турында хәбәр итәләр.
Пенсионер кызы белән урманга җиләккә барган була. Җиләк җыйганда мавыгып китеп, карт кызын күздән югалта. Әтисен эзләп таба алмаган кызы коткаручыларга мөрәҗәгать итмичә булдыра алмый.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре шунда ук югалган пенсионерны эзләргә чыга. Бәхеткә, алар аны бик тиз таба.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: