Бу коточкыч хәл Миякә районында булган.
Кичә Миякә районында 2 яшьлек малайны мунчада ток суккан. Бу хакта киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
Әлеге вакытта анда белгечләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. Баланың әти-әнисе белән табиблар эшли.
- Әлеге вакытта ул реанимациядә бик авыр хәлдә, - диде Фәрит Гомәров.