Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 июль 2019, 18:25

Башкортстанда эшсезлек буенча пособие артты

Аның күләме июньдә 7 005 сум, ягъни эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменең 69,5 процентын тәшкил иткән.

Аның күләме июньдә 7 005 сум, ягъни эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменең 69,5 процентын тәшкил иткән.
Чагыштыру өчен: агымдагы елның май аенда республика эшсезләре уртача 6 428 сум пособие алган.
«Июньдә төбәктә эшсезлек буенча минималь күләмдә пособие алучылар 22,8% тәшкил иткән, максималь — 41,1%»,— дип хәбәр итәләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Министрлыкның соңгы мәгълүматларына караганда, эшсезләр саны, Оештыру стандартларына ярашлы, 89 мең кеше тәшкил итә. Аларның 21 меңнән күбрәге – рәсми теркәлгән эшсезләр.
Республикада икътисади актив халык исәбе, быел февраль-апрельдә уртача эш көчен тикшерү мәгълүматлары буенча, 1,9 миллион кешедән артып китә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: