Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2019, 15:25

Баланы автобуста онытканнар

Лагерьдан кайтып барган малай, шул сәбәпле, поезддан да торып калган.

Лагерьдан кайтып барган малай, шул сәбәпле, поезддан да торып калган.
7 яшьлек малай бертуган апасы белән Краснодар краеның Туапсе районында урнашкан “Алтын башак” балалар лагеренда ял иткән булган. Вокзалга барганда малай автобуста йоклап китә, нәтиҗәдә, туган ягы Мурманскига кайта торган поезддан да кала.
Малайның әнисе әйтүенчә, бала ишекләре ябык автобусның тәрәзәсеннән чыга. Шуннан ул якындагы кибеткә барып, үзенең адашуы турында хәбәр итә. Бераздан аны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия бүлегенә озаталар. Әлеге вакытта малайны “Юбилейный” лагерена урнаштырганнар.
Баланың үзе белән телефоны булмаган, апасы аны әйберләр арасына тыгып куйган булган. Апа кеше, авыр сумкаларны сөйрәп, поездга йөгергән, ә энекәше турында “оныткан”, күрәсең.
Әлеге хәл белән Краснодар крае прокуратурасы кызыксына башлаган. Ведомство белдерүенчә, бала өчен аны озатучы өлкәннәр җаваплы.
Малайны район хакимияте ярдәмендә Мурманскига озатачаклар.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: