Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2019, 17:35

Хатыннарыннан уңган кешеләр бар ул!

Әйтик, менә Русия Президентының матбугат-секретаре Дмитрий Песков!

Әйтик, менә Русия Президентының матбугат-секретаре Дмитрий Песков!
Дәүләт эшлеклеләренең һәм депутатларның иң бай 20 хатынының рейтингы төзелгән.
Ачыклануынча,Дмитрий Песков белән фигуралы шуучы Татьяна Навка гаиләсенең еллык кереме — 231 миллион 400 мең сум. Шуның 218 миллион 600 меңе — Навканыкы!
Песков менә шулай хатыныннан уңган! Ул аның кыйммәтле бүләкләре белән дә еш мактана. Бервакыт 600 мең евро торган кул сәгате өчен акланып маташты, янәсе, бу — хатынының туй бүләге.
Навка үзенә дигәнне ычкындыра торганнардан түгел. Туриндагы Олимпиадада җиңгәннән соң Владимир Путин белән очрашканда аның “Мәскәүдә яшәр урыным юк”, диюе булды, 180 квадрат метрлы 5 бүлмәле фатирны бүләк тә иттеләр.
Ни дип шушы халык аның елына 218 миллион сум эшли алуына шикләнәдер инде!
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: