Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2019, 19:50

Ике ир балаларны уллыкка алган

Бер җенестән булган ике ир-аттан торган гаилә күптән түгел Мәскәүдә ике кечкенә малайны уллыкка алган дигән хәбәрләр таралган иде.

Бер җенестән булган ике ир-аттан торган гаилә күптән түгел Мәскәүдә ике кечкенә малайны уллыкка алган дигән хәбәрләр таралган иде. Моны балалар омбудсмены Анна Кузнецова да раслый.
Бу вакыйга хакында ул малайларның берсе эче авыртып хастаханәгә эләккәч белә. Дәвалану вакытында малай ике әтисе белән яшәгәнен сөйли. Бу хәлгә ачыклык кертү үтенече белән табиблар Тикшерү комитеты һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә.
Анна Кузнецова фикеренчә, социаль яклау түрәләре гамәлдәге кагыйдәләрне белә торып бозганнар.
“Русия законнары бүгенге көндә традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалаудан балаларны яклый, хәтта чит илләрдәге бер җенесле гаиләләргә Русия балаларын уллыкка бирүне тыя. Ә монда Русия дәүләт органы ике баланы уллыкка биргән булып чыга”, - дип ачуы кабарган балалар омбудсменының.
Кичә, 17 июльдә, Мәскәүдә гей-парга ике баланы уллыкка алырга рөхсәт биргән социаль яклау бүлеге түрәләренә карата тәүге тапкыр җинаять эше ачтылар. Тикшерү версиясе буенча, 2010 елда ике кече яшьтәге малайны уллыкка алган ир икенче ир белән яши, “балаларда гаилә кыйммәтләре хакындагы күзаллауларны боза, шул рәвешле аларның сәламәтлегенә, әхлакый һәм рухи үсешләренә зыян сала”.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: