Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2019, 19:30

Лариса Гузеева: "Ул мине дөмбәсләде генә. Дөрес эшләгән!"

Эчкечелек проблемасы билгеле актриса, “Давай поженимся!” программасын алып баручы Лариса Гузееваны да читләтеп үтмәгән.

Эчкечелек проблемасы билгеле актриса, “Давай поженимся!” программасын алып баручы Лариса Гузееваны да читләтеп үтмәгән.
Бер тапшыруда тануынча, Лариса беренче наркоман ире белән яшәгәндә аның кыйнауларыннан газап чиккән. “Ул мине дөмбәсләде генә! Дөрес эшләгән. Әл дә ярый үтермәгән. Ул гантель белән чигәгә суккалап, күз алмаларым зураямы-юкмы, шуны карый иде. Шулай тукмап ләззәт ала иде”, — ди ул.
Актриса иреннән китәргә карар итә, ләкин алкоголизмга каршы көрәш моның белән генә тукталмый. Икенче ире актер Каха Толордава белән никахта да аның эчеп ала торган гадәте булган. Гузеева аракы шешәләрен яшереп куя һәм кеше күрмәгәндә алып йотып куярга гадәтләнә. Бу хакта ире белеп калып, эчәргә ярамаганлыгын исенә төшереп торган булган.
Лариса Гузеева үзенең элек алкогольгә бәйле булуы турында беренче кабат кына сөйләми. Бу проблема фәкать тәүге никахында — режиссер ассистенты Илья белән яшәгәндә барлыкка килә. Һәм, билгеле булуынча, проблема шулкадәр мәкерле ки, ул бу иреннән киткәч тә аңа ияреп йөри.
“Эчмәгез, эчә дә башламагыз. Бер күнегеп китсәң, ташлавы бик авыр”, дигән киңәш бирә актриса яшьләргә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: