Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2019, 19:40

Пляжда 50 ел элек язылган хат табылган

Австралия пляжында аталы-уллы 50 ел элек язылган хат салынган шешә табалар.

Австралия пляжында аталы-уллы 50 ел элек язылган хат салынган шешә табалар. Бу хакта АBC телеканалы хәбәр итә дип язган РИА Новости. Австралиядә яшәүче бу гаилә Эйр ярымутравында балык тотып утырганда суда йөзеп йөргән шешәгә игътибар итәләр. Аның гади генә түгел, ә бик борынгы булуын күргәч, ачып карыйлар. Эчендә Пол Гилмор атлы кеше тарафыннан язылган хат булуы ачыклана. Ул вакытта аңа 13 яшь булган. Англиядән Австралиянең Мельбурнына китеп барабыз, дип язган ул. Фаразлар күп бу хакта. Бәлки, 1969 елда Австралия мигрантларын илткән вакытта британияле бу үсмер шешәне корабтан ташлап калдыргандыр...
Хатны 9 яшьлек Джиа Эллион күреп кала. Аны ачып уку өчен шешәне ватарга туры килгән. Авторын журналистлар да эзләргә керешкән. Хат авторы Пол Гилмор исән булса, аңа 63 яшь булырга тиеш.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: