Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2019, 13:00

Ирем бишенчегә абыйсының хатынына өйләнде

Гомер буе хыянәтче белән яшәрмен бип көяләнгән идем, Ходай аралады....

Гомер буе хыянәтче белән яшәрмен бип көяләнгән идем, Ходай аралады....
Ирем мине 3 балам белән калдырып, Себергә акча эшләргә китте. Һәм шунда өйләнеп калды. Очраган бер итәк аныкы булды. Яши башлаган вакытларда оялчан гына иде. Артык суз куертмый гына, сугышмый-талашмый гына яшәдек. Эшләгән акчасының өчтән берен генә миңа биреп барды. Янә шунысы бар иде, кайда барса да, кем белән утырып эчсә дә, хатын-кыз күрсә, күңеле йомшара һәм шул хатында кунып калмаса, ир түгел иде инде.
"Син, хатын, мин кунып калганга борчылма, мин анда берни дә кадырып кайтмыйм," - дип, мыскыллап яшәде. Себергә чыгып китеп өйләнгәч, ничектер, иркенәеп, бушанып калган кебек тойдым уземне. Өстемнән авыр йөк төшкән кебек булды. Рәхмәтләр әйтеп бетерә алмыйм мин аңа. Ни өчен дисезме, чыгып китеп өйләнеп калганы өчен. Тәки интегеп, эчкәне өчен гарьләнеп гомер итәр идең әле.
Хәзерге көндә үлгән абыйсының хатынына кайтып йортка керде. Бусы - бишенче хатыны. Сөенеп, сөелеп яшәсеннәр.
Ильгизә Гәрәйшина.
Мөхтәрәм укучыларыбыз! Ә сезнең тормышта нинди гыйбрәтле хәлләр бар? Языгыз безгә!
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: