Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2019, 20:00

Зөһрә Шәрифуллина: "Биш операция кичергән кеше мин. Шундый булып каласым килә"

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина белән әңгәмәдән өзек.

Зөһрә Шәрифуллина: "Биш операция кичергән кеше мин. Шундый булып каласым килә" Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина белән әңгәмәдән өзек. – Саулыкны ничек кайгыртасыз? Матурлык салоннарына йөрисезме? – Шифаханәләрдә дәва алам. Чит илдә диңгез һавасын да сулап кайтабыз. Аннары бассейнга йөрибез. Ә менә матурлык салоннарына йөргәнем юк. Өйдә бөтенләй косметика белән йөрмим. Битемне үлән сулары белән юам. Аеруча кычыткан суы белән. Мунча керергә яратам. – Җырчыларның пластик операция ясатуларына ничек карыйсыз? – Яшәү дәверемдә күп наркоз алдым. Биш операция кичергән кеше мин. Битләремне ясатам дип, артык наркоз аласым килми. Халык мине ничек яраткан, шундый булып каласым килә. Алар бит мине җырларым өчен яратты.
Читайте нас: