Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 июль 2019, 18:25

Башта әнисе асылынып үлде...

Кырык көн дигәндә - әтисе.

Кырык көн дигәндә - әтисе. Аның елын үткәргәндә - абыйсы, соңыннан тагын бер абыйсы...
Республика районнарының берсендә булган бу җан өшеткеч хәлнең очы-кырые күренмәс кебек иде.
Җәйнең эссе бер көнендә Рәфидә авылга кайтты. Әнисен шәһәр күчтәнәчләре белән сыйлап чәй эчерде дә, бакчага чыгып китте - тавык чупләсә дә бетмәс эшләрне бераз булса да киметү, әнисенә ярдәм итү иде уе. Сәлия апа үзе дә карт түгел әле, алтмышын яңа тутырды, йөгереп дөнья көтә. Әнә күпме каз-үрдәкләр үстерә! "Шул кадәр кош-кортны карарга да кирәк, ашап та бетерерлек түгел бит", - дип сукранса, Рәфидәгә әнисе: "Син кияүгә чыкмассыңмы дигән өметтән инде, туйга мамык мендәре дә, бөтен казы да, каклаган үрдәге дә кирәк булыр бит", - ди.
Нишләптер гаилә кора алганы юк шул әле... Чибәрлеге дә, уңганлыгы да бар, башкаладагы яхшы дәваханәдә әйбәт исәптәге шәфкать туташы да үзе. Язган яры гына килеп чыкмый һаман.
...Кая булды бу әнисе? Эссегә чыдап булмый, салкынча йортка кереп ятып тормыйча булмас. "Әнииии, әйдә чәй эчәргә!" Юк, күренми. Кичкә кадәр көтте Рәфидә әнисен, эзләштереп тә карады. Кичкә таба келәттән мәзәк ис килә башлады. Барып ачсалар, әнисе асылынып тора.
Бер сәбәпсез, бер аңлатусыз шундый юлга баскан әнисен җирләп, 40 көн үтүгә, әтисе башын элмәккә салды, аның үлеменә бер ел дигәндә, абыйсы.
Кайгылардан башын ташка бәрердәй чакларында "Ярый син бар", - дип сыена торган абыйсы, "Вадимны калдырма", - дип, өй бүрәнәсенә язып калдырган. Улын кайгырткан. Үзе асылынып үлгән.
...Күптән түгел Рәфидәнең үле гәүдәсен таптылар. Бума чире булган. Бер тәүлек элемтәгә чыкмагач, дуслары ишекне ватып кергәннәр.
Бу хәлләргә шуның белән нокта куелсын иде инде, Ходаем. Нәселне дәвам итүче бердәнбер кеше булып калган Вадим исән булсын.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: