Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 июль 2019, 14:15

Әнисенең башына балта белән чапкан

Гафури районында яшәүче 41 яшьлек ир 62 яшьлек әнисен үтерүдә гаепләнә.

Гафури районында яшәүче 41 яшьлек ир 62 яшьлек әнисен үтерүдә гаепләнә.
Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге аңа карата "кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 16 июльдә хокук саклау органнарына Гафури районындагы бер авыл йортында көч кулланып үтерү билгеләре булган 62 яшьлек хатын-кызның мәете табылу турында хәбәр килгән.
Бу көнне зыян күрүченең улы үз әнисенә балта белән ташлана. Ул аның башына балта белән суга һәм җеп белән буып үтерә. Зыян күрүченең Стәретамакта яшәүче ике кызы әнисе өчен борчыла, чөнки үтерү көнендә ул аларга кунакка килергә тиеш була. Үле гәүдәне аның кызлары таба.
Әнисен үтергәннән соң, ир-ат качарга тырышмаган, җинаять урынында калган. «Сорау алу барышында ир гаебен таный, әмма үз мотивларын аңлата алмый. Хәзерге вакытта ул тоткарланган. Тикшерүчеләр кылынган җинаятьнең барлык шартларын да билгели, гаепләнүчегә карата суд психологик-психиатрия экспертизасы үткәрү планлаштырыла», — дип хәбәр иткәннәр "Башинформ" агентлыгына Башкортстан буенча Тикшерү комитетыннан.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: