Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2019, 15:15

Балалар лагеренда фаҗига – бер бала һәлак булган

Хабаровск краеның Солнечный районында “Холдоми” тау чаңгысы курорты территориясендә урнашкан палаткалар лагеренда янгын чыга.

Хабаровск краеның Солнечный районында “Холдоми” тау чаңгысы курорты территориясендә урнашкан палаткалар лагеренда янгын чыга. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лагерьда 189 бала урнашкан була. Беренчел мәгълүматлар буенча, 1 бала һәлак булган, тагын 3 бала – реанимациядә. Baza Телеграм-каналы мәгълүматына ярашлы, 10 кеше каза күргән, шул исәптән 5 бала да. Беренче янгын сүндерүчеләр подразделениеләре килеп җитүгә 26 палатканың 20се янып беткән. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
“Палаткалар лагереннан тыш, комплекс территориясендә ял итүчеләр өчен йортлар да була, калган балаларны вакытлыча шунда урнаштырып торганнар”, - диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: