Баймак районында балык тоту фаҗига белән тәмамлана язган.
Әлеге хәл Талкас күлендә булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өч ир-ат күлдә балык тотканда көймәдә әйләнгәннәр. Балыкчыларга суда озак торырга туры килмәгән. Фаҗига урынына тиз арада коткаручылар килеп җиткән.
Алар ир-атларны судан чыгарган. Балыкчыларга табиб ярдәме кирәк булмаган.