Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2019, 14:49

Имтихан тапшырганда бәби тапкан

Гвинеяда яшәүче яшь хатын, бәби табып ярты сәгать үткәч, имтиханга килгән.

Гвинеяда яшәүче яшь хатын, бәби табып ярты сәгать үткәч, имтиханга килгән. Моны Көньяк Африканың The Sunday Times гәзите хәбәр итә.
Маму шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Фатумата Курума Конде чыгарылыш имтиханнарның берсенә килә дә... тулгак тота башлавын сизә. Аны тиз арада дәваханәгә илтәләр, 10 минуттан ул тупырдан торган малай таба. Гаиләсе гаҗәпләнүенә карамастан, укучы хатын күп тә үтми имтихан тапшырасы аудиториягә янә килеп җитә.
Курума Конде иреннән һәм туганнарыннан бәби табу көне якынлашканын әйтми. Ул аны имтиханга җибәрмәсләр дип курка. “Бакалавриатка укырга керер өчен бер имтиханымны да калдырасым килмәде. Мин бит ел буена әзерләндем”, - ди яшь әни.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: