Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2019, 18:05

Кайнар су салкын суга караганда тизрәк туңа, диләр

Ышанырлык та түгел кебек, ләкин кайнар су, салкын суга караганда тизрәк туңа.

Ышанырлык та түгел кебек, ләкин кайнар су, салкын суга караганда тизрәк туңа. Менә шуның өчен кышын катокларга кайнар су сибеп туңдыралар. Физикада бу күренеш “Мпемба тәэсире” дип атала.
1963 елда Танганьикида укучы Эрасто исемле бер бала укытучысын шушы сорауны биреп аптырата. Укытучы кайнар суның нигә салкынына караганда тизрәк туңуын аңлатып бирә алмый. “Бу дөньяви физика түгел, ә Мпемба физикасы” ди ул.
Эрасто үзенең соравы хакында бер дә онытмый һәм бу хакта соңрак үзе белем алган Дар-эс-Салам университетына лекцияләр укырга килгән инглиз галиме Денис Осборннан сорый. Мәктәп укытучысыннан аермалы буларак, Осборн студенттан көлми, аның белән бергәләп берничә тәҗрибә үткәрә. Соңрак алар бергәләшеп фәнни журналда үзләренең уртак мәкаләсен бастырып чыгара. Анда әлеге феноменны “Мпемба тәэсире” дип атыйлар. Әйткәндәй, Аристотель һәм Фрэнсис Бэкон да кайнар суның тизрәк туңуы хакында фикер йөрткән, моның серен ачарга теләгән булган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: