Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2019, 11:40

Әнвәр Нургалиевка - янә кайгы

Быел абыйсын, бабасын югалтты. Инде төркемендә зур югалту...

Быел абыйсын, бабасын югалтты. Инде төркемендә зур югалту...
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев төркемендә водитель булып эшләгән Ралиф гамәлдә аның уң кулы да, сул кулы да була. Ул гастроль концертларын оешыруга күп көч сала - артистларны урнаштыру, вакытында тиешле урынга илтеп җиткерү, аларга уңайлы шартлар тудыруны да үз өстенә ала.
- Тормыш шулай корылган, язмыштан ни көтәргә дә белмәссең, - ди җырчы. - Үз-үземә ышанган кебек ышанычлы дустым дөньядан китте. Ул безнең белән өч ел эшләде. Уннарча мең чакрымнарны бергә уздык. Ул конкрет, ышанычлы, төпле кеше булды. Кызларын яратты...
Ралифка бер ай чамасы элек яман шеш диагнозы куйганнар. Әҗәл үз эшен бик тиз тоткан...
Кайгыгызны уртаклашабыз, дустыгызның урыны оҗмахта булсын, Әнвәр.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: