Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июль 2019, 15:20

Җенси мөнәсәбәт кылудан баш тарткан өчен хатынын сугып үтергән

Бу хәл Башкортстанда булган.

Бу хәл Башкортстанда булган. Судмедэкспертиза күрсәткәнчә, үлемнең сәбәбе - эчке органнар җәрәхәте. Хатын үзе дәваханәгә мөрәҗәгать иткәндә, табибларга егылдым дип кенә әйткән, тик тикшерү травма алуның криминаль төрдә булуын күрсәткән. Бу коточкыч очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү барышында апрель башында хатын белән аның 51 яшьлек ире арасында конфликт килеп чыгуы ачыкланган. Хатыны ире белән җенси мөнәсәбәт кылудан баш тарткан. Ызгыш вакытында ир терсәге белән аның корсагына суккан. Соңрак хатынның хәле начарланып, ул дәваханәгә мөрәҗәгать итә һәм 4 көннән соң вафат була.
"Шул ук вакытта, иреннән зарланырга теләмичә, дәваханәдә хатын егылдым, дип аклана. Сорау алу барышында ир җинаятьтә гаебен танымый", - диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: