Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июль 2019, 18:30

Нинди ризык төнлә ябыктыра?

Ул һәркайсыбызның өендә бар.

Ул һәркайсыбызның өендә бар.
Күпләрнең кичтән йоклар алдыннан ашыйсы килә. Соң ашауның зыяны хакында күпме генә сөйләмәсеннәр, бу гадәттән котылу авыр.
Кайгырмагыз, йоклар алдыннан бер ризыкны ашап ятсагыз, зыян булмау гына түгел, ябыгачаксыз да!
Бу ризык – эремчек. Флорида штаты университеты галимнәре тәҗрибә үткәргән. 20 яшьне узган катнашучылар йокларга 30-60 минут кала көн саен эремчек ашаган. Соңыннан аларның мускуллар, матдәләр алмашынуы һәм гомум сәламәтлеге яхшыруы ачыкланган. Иң мөһиме – май катламнары азайган һәм гәүдә авырлыгы кимегән.
Эш эремчектәге казеинда. Ул организмга аминокислоталарны тотрыклы җиткерә һәм аны эшкәртү өчен организм күбрәк энергия сарыф итә, бу төнлә йоклаганда майны “яндырырга” ярдәм итә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: