Фән соңгы дистә елларда бик зур адымнар белән алга ыргылды. Кеше организмының төзелешен дә бөтен нечкәлекләренә кадәр тикшереп чыктылар. Эволюция үзе тереклекне яхшырта бара дип санала. Әмма күп фәнни белгечләр моның белән килешми. Табигый процесска кысылып, кешелекне камилләштереп була ди алар. Аласдейр Макензи исемле генетик та шундыйлар исәбендә. “Кешелек эволюциясен туктатырга вакыт” дигән фикерен тулы бер китап итеп чыгарган ул. Моның өчен ДНК төзелешен үзгәртергә кирәк. ДНКдан начар геннарны алып ташлап, кешеләрне камилләштерергә, чирләрдән коткарырга, һич югы аларга каршы торучанлыкны арттырырга була ди. Әгәр ДНКны үзгәрешсез калдырсаң, киләчәктә ВИЧ һәм яман шештән дә куркынычрак чирләр барлыкка килүе ихтимал ди Макензи.
Әмма күпчелек галимнәр бу фикерне акылсызлык дип саный. Геннар дәрәҗәсендә кысылу табигый үсешне туктатачак. Ул гына түгел, бөтен кешелеккә янаучы билгесез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Гомумән, галимнәр начар геннар белән яхшыларын аралап булуга шик белән карый. Шуңа сылтанып, икенче берәүләре –футурологлар - ДНКны үзгәртеп түгел, ясалма интеллектны үсештереп һәм кешенең аерым әгъзаларын ясалмага алыштырып, кешелекне камилләштерергә була дип баралар. Тик алар инде кеше булудан туктап, киборг яки биороботка әйләнәчәк.
Миңа калса, монда бер генә нәтиҗә чыгарырга була: кешелеккә иң зур куркыныч тудыручы – ул галимнәр.