Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июль 2019, 18:15

Ялган газчылардан сак булыгыз!

Башкортстанда ике пенсионер ялган газчылар корбаны булган.

Башкортстанда ике пенсионер ялган газчылар корбаны булган.
Кушнаренко районында Чаллыдан 25 яшьлек ирне һәм аның 35 яшьлек хатынын хөкем итәчәкләр. Мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләрнең, үзләрен газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырып, акчаларын урлаган.
Агымдагы елның мартында Кушнаренко районында яшәүче 83 яшьлек пенсионер әбигә ялган газчылар керә. Бернинди хезмәт тә күрсәтмичә, алар әбидән газ счетчигы куйган өчен ике мең сумнан артык акча ала. Полициягә пенсионерның оныгы мөрәҗәгать итә.
Агымдагы елның апрелендә әлеге ялган газчылар, янәсе, газ торбаларын яңаларына алыштырган булып кыланып, 91 яшьлек пенсионерны 22 мең сумга алдаган.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, аферистларны чек буенча тапканнар, анда алар үз мәгълүматларын күрсәткән. Шул ук вакытта, фигурантлар үз гаепләрен танымаган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: