Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2019, 19:30

Бер мизгел эчендә 5 яшьлек кыз тома ятим калган

Волгоград өлкәсендә көньякка ял итәргә барган гаилә юл һәлакәтенә очрый.

Волгоград өлкәсендә көньякка ял итәргә барган гаилә юл һәлакәтенә очрый. Авариягә “Тойота” автомобилендәге Башкортстан кешесе сәбәпче диләр.
“В1.ру” басмасы хәбәр итүенчә, фаҗига Волгоград өлкәсенең Дубовский районында булган. Үлемечле авариягә “Тойота” автомобиленең хәвефле маневры сәбәпче була. Башкортстанда яшәүче водитель үз полосасыннан “Киа Спортейдж”ның кырыена күчә, һәм шул моментта “Киа Спортейдж” каршы як юл полосасында автобус белән бәрелешә.
Авария шаһитлары һәлакәттә гаепле булган “Тойота” водителен куа китә. 10 километр үтү белән аны чак куып басалар һәм авария урынына китерәләр. Ир исә үз гаебен танымый, үзенең “Тойота”сы белән “Киа Спортейдж”ның бәрелешүен инкарь итә.
“Бәрелешкән очракта машинада эз калыр иде”, - ди ул хокук сакчыларына.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Пермь өлкәсеннән гаилә пары - 29 яшьлек хатын һәм аның иренең гомерләре өзелә. 5 яшьлек кыз бер мизгелдә тома ятим кала.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: