Маяк
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2019, 17:05

Аю балык эшкәртү цехына килгән

Моның турында Интернет челтәрендә цехтагы күзәтү камераларыннан видео урнаштырылган.

Моның турында Интернет челтәрендә цехтагы күзәтү камераларыннан видео урнаштырылган.
Бу хәл Сахалинның Оха шәһәрендә урнашкан балык эшкәртү предприятиесендә булган дип хәбәр ителә.
Аю цехка керә һәм эшчеләрне куркыта. Ул 10га якын кеше эшләгән бинага кергән. Эшчеләр, аны күргәч, качышып беткән.
Аю да кешеләрдән куркып калган, күрәсең. Үзе дә йөгереп чыгып киткән. Беркем дә зыян күрмәгән.
Моңа кадәр Интернет челтәрендә койманы ватып, Петропавловск-Камчатск аэропорты территориясенә килеп кергән аю кадрлары да бар иде.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: