Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2019, 11:25

Ир вулкан эченә егылып төшкән

Америкалы бер ир ширбәт ае вакытында вулкан кратерына егылып төшә.

Америкалы бер ир ширбәт ае вакытында вулкан кратерына егылып төшә. Бу хакта The Independent яза.
Туйдан соң Клей Частейн (Clay Chastain) һәм аның хатыны Акейми (Acaimie) Кариб утрауларындагы Сент-Китс утравына китәләр. Анда алар күрше утрауларны күзәтер өчен сүнгән Льямиуга вулканына менәргә була. Менгән чакта Клейның җебе өзелә дә, ул 15 метрдан вулкан кратеры эченә мәтәлеп төшә. Егылган вакытта вулканны каплап алган куе үсемлекләр Клейның егылу тизлеген бераз акрынайта. Нәтиҗәдә ир баш сөяген, кабыргаларын сындыра, вакытлыча ишетү сәләтен югалта, ләкин... исән кала!
Акейми кратерга төшә, егылып яткан ирен табып ала һәм аңа чыгарга ярдәм итә. Хатынына таянып, Клей мобиль элемтә тота торган урынга кадәр бара. Шул урыннан алар коткаручыларны чакырта ала.
Сөекле ирен вулканнар эченә төшеп алып чыккан яшь хатынга афәриннән башка сүз юк. Чын мәхәббәт шушы буладыр инде ул...
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: