Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2019, 18:08

Көнчел ир хатынны 4 яшьлек баласы алдында чәнчеп үтерә

25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә балалар мәйданчыгында кечкенә кызының күз алдында 27 яшьлек Наталья Басованы элек йөргән егете Артем Шутов пычак белән чәнчеп үтерде.

25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә балалар мәйданчыгында кечкенә кызының күз алдында 27 яшьлек Наталья Басованы элек йөргән егете Артем Шутов пычак белән чәнчеп үтерде.
Раменскоега Наталья 8 ел элек Тамбов өлкәсенең Кужное авылыннан килә. Күпмедер вакыттан соң бер ир белән таныша, алар бергә яши башлый. Наталья балага узгач, ир эзен суыта. Баласын Наталья туган авылына кайтып таба. Шунда бер ел яши. Кызы исәйгәч, янә Раменскоега килеп урнаша. Балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Соңгы арада исә приборлар төзү заводында эшләве билгеле.
Үтерүчесе, 38 яшьлек Артём Шутов белән ул ел башында таныша. Аның белән мөнәсәбәтләрен өзүгә бер айлап вакыт үткән булган. Артём, имеш тә, Натальяны ниндидер икенче иргә көнләгән.
Шутов хатынны балалар мәйданчыгы янында көн кичкә авышканда каравыллап торган һәм пычак белән үтергәнче чәнечкән. Мәрхүмәнең тәнендә төрле авырлыктагы 20 тән җәрәхәтләре исәпләгәннәр.
Натальяның язмышы әллә ни кызыгырлык булмаган. Абыйсы, апасы белән авыл укытучысы һәм китапханә мөдире гаиләсендә тәрбияләнгән. Наталья бәләкәй чакта әнисе шешәгә үрелә, гаиләләре шуңа таркала. Әнисе ире белән аерылышуны авыр кабул итә, күп тә үтми үлә. 5 елдан, дустын армиягә озатканда ат арбасы әйләнеп, абыйсы да якты дөнья белән хушлаша.
“Кем миңа Наташаны кайтара инде, - дип елый аның апасы. – Үлүенә ярты сәгать кала телефоннан сөйләшкән идек. Тавышы шулкадәр шат һәм күңелле иде. Һаман ышанып булмый әле”.
Натльяның 4 яшьлек кызының язмышы әлегә билгесез. Аның әтисен берсе дә күргәне булмаган, апасы аның исемен генә белә. Ул Натальяны балага узгач та ташлаган, баласына беркайчан да ярдәм итмәгән. “Наташа аны үзе өчен тапты инде. Бик нык ярата иде кызын. Буш вакытын һәрчак кызы белән булды”, - дип искә ала Натальяның икетуган абыйсы Павел.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: