Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2019, 20:00

Туймазы районында - җитди авария

Районның ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итте.

Районның ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итте.
Бу фаҗига 20:00 сәгатьтә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Бәләбәй - Николаевка - Туймазы автомобиль юлының 44нче километрында "Ниссан Ноут" һәм "Киа Спектра" бәрелешкәннәр.
«Ниссан Ноут» шоферы алгы тәрәзәдән чыгып очкан һәм шунда ук үлгән, икенче автомобиль пассажирлары тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Аларның гомере өчен табиблар көрәшә.
Хәзерге вакытта бу вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Фотодан күрүебезчә, авария бик каты булган, машиналардан бер нәрсә дә калмаган диярлек.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: