Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2019, 14:00

Уйнап сөйләсәң дә, уйлап эшлә

Кемеров өлкәсенең тикшерү комитеты 2 1яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Ул ялгыш бер хатын-кызны балконнан төшереп җибәргән. Хәл болай була: яшьләр компаниясе - егетләр һәм кызлар бер фатирга күңел ачарга җыелалар. Балконга тәмәке тартырга чыккач, егетләрнең берсе кызны күтәрә дә, шаяртып, рәшәткәнең икенче ягына суза. Кыз ычкынып китә һәм 4 каттан җиргә килеп төшә. Бу хакта Кемеров өлкәсенең тикшерү комитеты хәбәр иткән.Урамда күреп калучылар ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма, кызганычка каршы, кызның гомерен коткарып кала алмаганнар.чыганак: матбугат ру

Читайте нас: