Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2019, 20:45

Зәмирә Рәҗәпова: "Сут түгел, ипи алырга да акчам юк..."

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова, үзенең Инстаграмында кайбер язылучыларының төртмәле сүзләренә җавап итеп, тормыш юлын, үзе кичергән авырлыклар турында сөйли.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова, үзенең Инстаграмында кайбер язылучыларының төртмәле сүзләренә җавап итеп, тормыш юлын, үзе кичергән авырлыклар турында сөйли.

- Мин - 16 яшьтән әни яныннан чыгып киткән кеше. 1нче курстан ук эшли башладым. Әнидән акча бик алмаска тырыша идем. Сеңлемә бирнә җыеп, туен уздырып, кияүгә бирдем...

Беренче бала белән 700 сум пособиегә тилмереп яшәгәнем әле дә хәтердә. Идән юганда 5 тиен акча тапсам, шуңа сөенүләрем... Кайчак шифоньердагы киемнәрнең кесәләрен әллә ничә актара идем... Өстәлдә кара ипи, авылдан килгән карлыган кайнатмасы һәм сөтсез чөй. Съемный фатир өчен чак-чак табып түлибез. Түли алмасак, куып чыгаралар... "Туеп сикерә", имеш...

Аяз кечкенә, ишек алдында комлыкта уйный. Янәшәдә бер бала сут эчә башлады, сорый бит бала теге сутны, елый. Минем сут түгел, ипи алырга да акчам юк. Тамагыма төер тыгылды... Шуннан Аяз теге баланың сутын тартып алмасынмы! Баланың анасы һәм аның ахирәтләре миңа ябыштылар. "Балаңны ник ашатмыйсын, ашата алмагач, ник таптың?.." Елый-елый баланы алып кереп киттем. Шул вакыттагы гарьләнүем... Шуннан соң урамга комлыкка чыкмас булдык.

Әнә шул көнне, 1,3 айлык баланы бакчага илтеп, эшкә чыгарга карар кылдым. Кулымнан киләме, килмиме, барлык эшкә дә тотынам, - дип яза ул Инстаграмдагы битендә.

Авыл баласын башкаланың таш урамнарына келәм җәеп көтеп торучы юк шул... чыганак
Читайте нас: