Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2019, 13:08

"Әби, оныгың кеше таптатты, 200 мең акча кирәк!"

Дус-туганнарның яки чит кешенең ничек итеп мошенниклар корбаны булганнары турында тыңласаң, үзең һич тә андый хәлгә тарымасмын, алданмасмын, дип уйлыйсың.

Дус-туганнарның яки чит кешенең ничек итеп мошенниклар корбаны булганнары турында тыңласаң, үзең һич тә андый хәлгә тарымасмын, алданмасмын, дип уйлыйсың. Ләкин, алама ниятле кешеләр акча алу өчен үз максатларына тиз ирешә. Сизми дә каласың. Аллаһ үзе сакласын инде.
Бүгенге көндә алдауның иң күбе телефон аша эш йөртүче җинаятьчеләр. Мәсәлән, "Сезнең улыгыз яки оныгыгыз кеше таптатты, котылу өчен фәләнчә сум акча кирәк..." Мошенникларның яраткан оныклары өчен җан бирмәк карт-карчыкларны алдауның киң таралган ысулы бу. Шуңа күрә, әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны бу хакта ара-тирә кисәткәләп тору зыян итми.
Шәһәрдә яшәүче бер таныш әбигә дә шалтыратканнар. Оныгы бәхетсезлеккә юлыгуын, кеше таптатуын әйткәннәр. Җинаять эше ачтырмас өчен 200 мең акча кирәк дигәннәр. «Хәзер килерләр, зинһар, биреп җибәрегез», – ди икән тимерчыбыкның икенче очындагы. Карчык, әлбәттә инде, бар булган акчасын теге кешеләргә чы гарып бирер иде, мөгаен. Ләкин аны балалары андый-мондый хәлдән кисәтеп куйганнар.
"Килегез, хәзер үк биреп җибәрәм!» - дигән. Тегеләр шундук килеп тә җиткән. Карчык исә, әлегә өйдә бер тиене дә юк, банкка барырга кирәк дигән. Әлбәттә, җинаятьчеләр әбекәйне машиналарына утыртып банкка алып киткәннәр. Анда ярты сәгать торып чыккач, әби оныгы "кайгысына" тәмам башы әйләнеп һәм хәтере начар булуына зарланып, карта номерын бакчасында онытып калдырганын "исенә төшергән". Җинаятьчеләр сабыр гына 30 чакрым ераклыктагы бакчасына да китереп җиткергәннәр. Әби бер килгәч инде дип, кишер-бәрәңгеләрен дә тутырып алып чыккан. Юлда барганда, карт кешенең хәтере шулай инде ул - акчасыз картамны эләктергән булганмын дип, кабат яшәгән йортына алып киткән. Килеп җиткәч, мошенниклардан капчыкны өенә күтәреп кертешергә ярдәм сорган. Бераз сукрансалар да, 200 мең акчалы булу өчен 5 нче катка мендерү берни түгел ич!
Ә менеп җиткәч, ишек төбендә өч күршесе дә чыгып, әбине каршы алганнар һәм җинаятьчеләрне тәпечкәләре белән кыйнап куганнар.
Батырлык бит бу! Тегеләрне төп башына утырткан. Бушлай йөртүче машина булганда әби банкка барып, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләгән, бакчасыннан яшелчәләрен дә алып кайткан.
Ә оныгымы? Бар аның оныгы. Түлке банкка һәм бакчага йөртерлек мөмкинчелеге юк- себердә эшли.
Бу әби маладис булган. Ә бит алданучылар бихисап. Акчаларын чыгаралар да бирәләр. Нигә шунда малайның үзенә шалтыратмаска, үзеннән аның хәлен сорамаска?! Күп вакыт та кирәкми бит моңа. Акчаны хокук саклау органнары хезмәткәрләренә биреп – ришвәтчелек кылып, якыннарын тиешле җәзадан алып калмакчылар, имеш. Үзе үк закон бозу ич инде бу...
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: