Озакламый булачак кодагыйларга килен сорарга киттек. Алар район үзәгендә яши икән. Кодагый белән дә уртак телне тиз таптык. Никах та гөрләп узды. Кызын безгә биреп җибәргәндә кодагый бик елады инде. Ике атнадан үзләрен кунакка чакырдык. Шунда икәү генә калгач, ул серне чиште. “Гөлнараны балалар йортыннан алдык. Яшь кенә бер кыз тугач ук ташлап калдырган аны. Гөлнара бу хәлләрне үзе дә белә. Чын әнисен эзләтеп карадык, тик файдасы булмады”, – ди кодагыем. Шул чакта чак аңымны җуймадым! Борчылуым юкка булмады. Гөлнараның туган көне минем кызымныкы төсле булып чыкты. Карап торышка минем чалымнарым да бар. Туйда да бер кунак: “Килен каенана туфрагыннан диләр, төскә-биткә дә охшап торасыз”, – дип йөрәгемне кузгатты! Киленебезнең үз кызым икәненә шигем юк. Тик бу хакта аның үзенә әйтергә әле дә батырчылыгым җитми. Әмма күңелемә тынычлык таптым. Еллар узгач, балам йортыбызга килен булып килеп керде. Хәзер кызымны икеләтә яратам кебек.
чыганак