Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2019, 17:45

Менә сиңа изге күңелле “ана”!

Кытайда 118 баланы тәрбиягә алган ханымны мошенниклык кылуда гаепләп хөкем иткәннәр.

Кытайда 118 баланы тәрбиягә алган ханымны мошенниклык кылуда гаепләп хөкем иткәннәр.
Уань шәһәрендәге халык суды Ли Янься исемле ханымны 20 елга төрмәгә озаткан һәм 388,1 мең доллар штраф түләтү турында карар чыгарган.
49 яшьлек Ли 22 ел эчендә 118 баланы тәрбиягә алган. Ул Кытайда үзенең хәйрия эшләре белән таныла. Уань шәһәрендә ятим балалар өчен приют ача, аны “Мәхәббәт авылы” дип атыйлар.
2018 елның май аенда приютта законсыз эшчәнлек алып барылуда шик барлыкка килә. 74 баланы башка урыннарга озатып, приютны лицензиядән мәхрүм итәләр. Тикшерүләр “мәрхәмәтле” ханымның изге, йомшак күңелле кешеләрдән акча савып ятуын ачыклый, хәйрия акчаларын ул үз мәнфәгатьләренә туздырган, берничә автомобиль сатып алган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: