Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2019, 21:30

Минскида ата һәм ана казның туен үткәргәннәр

Белоруссия башкаласы Минск шәһәрендә ата һәм ана казның туен үткәргәннәр.

Белоруссия башкаласы Минск шәһәрендә ата һәм ана казның туен үткәргәннәр. Тантана, урындагы власть органнары тыюга карамастан, узган.
Ата каз Харвистер һәм ана каз Кришнаның никахлашуы Белоруссия башкаласындагы “Hide” паркында үткән.
Никах теркәү тантанасыннан соң, “кияү белән кәләш”нең муенына символик боҗра кидерәләр. Гадәти булмаган туйны кош хуҗасы Андрей оештырган. Ата каз Харвистер сөеклесе Кришнаны дачада еш очрата.
Башта туйны Минскның “Лошицк” паркында уйнарга ниятләнгән булалар. Тик түрәләр, никахны күчмә теркәү «гражданнарның язма гаризасы нигезендә генә үткәрелә”, дип, рөхсәт бирмәгәннәр, дип хәбәр итә “Ислам тудей”.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: