Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 июль 2019, 15:15

Мәхәббәт белән шөгыльләнү... ирләр өчен зыянлы, хатын-кызларга киресенчә

АКШ галимнәре сораштырулар һәм экспериментлар үткәргәннән соң интим мөнәсәбәтләр кешеләргә нинди яшьтә зыянлы була башлавын ачыклаган.

АКШ галимнәре сораштырулар һәм экспериментлар үткәргәннән соң интим мөнәсәбәтләр кешеләргә нинди яшьтә зыянлы була башлавын ачыклаган. Нәтиҗәләрне РЕН ТВ бастырып чыгарган. Телеканал мәгълүматлары буенча, белгечләр 5 ел дәвамында 57-85 яшьтәге 2200 кеше арасында тикшеренүләр үткәргән. Алар ир-атлар өчен җенси мөнәсәбәтләр 60тан соң зыянлы, а хатын-кызлар өчен, киресенчә, файдалы дигән фикердә. Ир-атларның йөрәк системасына интим мөнәсәбәтләр зыянлы булуы бар, чөнки бүеленеп чыккан гормоннар йөрәккә начар тәэсир итәргә мөмкин.
Өлкән хатын-кызлар өчен исә бар да киресенчә. Секс аларның йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы, инфаркттан якынча 45%ка саклый.
Җитмәсә, галимнәр 5 еллык эксперимент барышында 1% ка якын катнашучылар мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үлеп китүен ачыклаган.
Яратышуның да үз кагыйдәләре бар.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: