Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 июль 2019, 12:00

Сочины тараканнар баскан

Сочи милли паркы шәһәр урамнарында Америка тараканнары пәйда булуы хакында хәбәр итә.

Сочи милли паркы шәһәр урамнарында Америка тараканнары пәйда булуы хакында хәбәр итә. Алар йә террариумнан качкан, йә булмаса очраклы рәвештә чит илдән кергән дип фаразлыйлар.
Periplaneta americana – иң зур тараканнарның берсе. Аның озынлыгы 5 см., мыекларын да исәпкә алсаң 10 см.га җитә. Кызгылт-коба төстә. Канатлары бар, оча ала. Алар зыянлы бөҗәкләр рәтенә керә, чөнки төрле инфекция чыганагы булып тора, аллергия бирә. Өстәвенә бу тараканнар азык-төлекне, хәтта бина материалларын бозарга сәләтле.
Ә иң нык борчуга салганы: экологлар әлеге төр таракан диңгез буенда бик җиңел “төпләнергә мөмкин” дип исәпли.
чыганак: матбугат ру:
Читайте нас: