Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 июль 2019, 13:01

Валуев башына 2 операция кичергән

Күптән түгел бокс буенча элекке дөнья чемпионы Николай Валуев үзенең сирәк очрый торган акромегалия дип аталган авыр чир белән көрәшүен әйтте.

Күптән түгел бокс буенча элекке дөнья чемпионы Николай Валуев үзенең сирәк очрый торган акромегалия дип аталган авыр чир белән көрәшүен әйтте. Экс-чемпион сүзләренә караганда, гипофизның гиперфункциясе (аның аркасында баш мие күпләп үсү гормонын бүлеп чыгара) 2009 елда ачыкланган. Валуевның спортчы карьерасына нокта куюы да шуңа бәйле. Ул 2 тапкыр баш миенә операция ясатып, шешен алдырган.
Диагнозын әйтмәсә дә, Николай Валуевның ике метрдан артык буе, зур куллары һәм акромегалия чире белән авыручыларга хас булган каш өсте дугалары күпләрнең игътибарын җәлеп итә иде инде.
Әлеге чир шактый куркыныч. Чөнки аның белән авыручылар сәламәт кешеләргә караганда уртача 15-20 елга азрак яши. Үсү гормоннарының эчке органнарга йогынты ясавына бәйле бу. Озын буйлыларга хас булган тез, аяк, умыртка сөяге авыруларына, кан басымы һәм йөрәк-кан тамыр чирләре дә өстәлә бит...
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: