Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 июль 2019, 14:30

Яшерен аборт ясаучы "табиблар" тотылды

Мәскәү үзәгендә ике хатын зур керемле бизнес оештырган.

Мәскәү үзәгендә ике хатын зур керемле бизнес оештырган. Алар яшь кызларга һәм өлкән яшьтәге хатыннарга аборт ясау белән шөгыльләнгән.
Билгеле булуынча, пациентларга үзен "табиб" дип таныткан хатын - һөнәре буенча икътисадчы. Арендаланган бүлмәдә УЗИ аппараты һәм махсус кресло гына була. Ә аның компаньоны, администратор булып утырып, телефоннарга җавап бирүче ролен үтәгән.
Пациент килгәч, "табиб", УЗИ аппаратында тикшеренү үткәреп, йөклелекнең срогын ачыклаган кебек кылана. Чынында исә ул моның турында бернәрсә дә аңламый.
Билгеле, хатыннар анализ да тапшырып тормый. Әлеге "процедуралар"ны үткәч, аларга махсус дару төймәләре биреп, өйләренә кайтарып җибәрәләр.
Әлеге хатыннарның бу эшчәнлеге, бәлки, озак та дәвам итәр иде, әгәр дә йөклелекнең 22нче атнасында булган хатынның сәламәтлегенә зыян килмәсә. Ул бик күп кан югалта һәм дәваханәгә эләгә.
Хатын һәм аның сабые очраклы рәвештә генә исән калалар.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: