Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 август 2019, 18:30

Сабыен 37 ел туңдыргычта саклаган

Американың Миссури штатындагы бер хатын туңдыргычында дүрт дистә елга якын үлгән сабыен саклаган.

Американың Миссури штатындагы бер хатын туңдыргычында дүрт дистә елга якын үлгән сабыен саклаган. Моның турында Washington Post басмасы хәбәр итә.
37 яшьлек Адам Смит әнисе вафатыннан соң, аның йортын җыештырырга килә. Суыткычын эреткәндә кечкенә катыргы тартмага тап була. "Ул тартманы мин кечкенә вакыттан ук туңдыргычта ятканын хәтерлим. Анда туй тортын бизәү әйберләре дип әйтәләр иде",- дигән бу ир.
Тартманы ачып караса - алсу төстәге одеялга төрелгән яңа туган кыз бала калдыклары ята. "Аның тән тиресе, чәче һәм башка җирләре дә сакланган - ул мумиягә әйләнгән", - дигән. Смит табышның чыннан да нәрсә икәнен белгәч, минутында полиция чакырткан.
Сабыйның кем икәнлеге әлегә билгесез. Ярып карагач, үлем сәбәбе ачыкланыр , ә ДНК анализы кемнең баласы булуын әйтер.
Смитның әнисе кайчандыр үле баласы тууы турында сөйләгән булган, ә туганнары игезәкләр дөньяга килеп, берсе үлгәнен хәтерлибез, дигәннәр. Исәнен балалар йортына тапшырган, ә менә үлгәнен, күрәсең, хатын туңдыргычында сакларга уйлаган. Бу серне әнисе хәтта үләр алдыннан да әйтмәве малаен нык аптыраткан." Бәлки, ул аны берәр нишләткәндер, җавапка тарттырырлар дип куркып, берсенә дә белгертмәгәндер",- дигән.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: