Маяк
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 18:05

7 яшьлек малайның авызыннан 526 теш алганнар

Һиндстанның Чиннай шәһәрендә яшәгән 7 яшьлек Равиндранату исемле малайның 526 тешен алганнар дип хәбәр итә "Интертат Татар" гәзите.

Һиндстанның Чиннай шәһәрендә яшәгән 7 яшьлек Равиндранату исемле малайның 526 тешен алганнар дип хәбәр итә "Интертат Татар" гәзите.
Бик сирәк очрый торган аномалияне стоматологлар очраклы рәвештә генә ачыклаган. Әгәр малайның яңагы авыртмаган булса, бәлки бу күренешне тиз генә ачыклый алмаслар да иде.
Равиндранатуның тешләре өч яшендә үк авырта башлый. Әти-әнисе яңагы шешкәнен күреп, дәваханәгә алып килә. Әмма малай киреләнеп, авызын ачмый. Һиндстанда табиблар өч яшьлек малай белән уртак тел таба алмый, аны кайтарып җибәрәләр.
Шеш зурая бара, малайны рентгенга алып баралар. Шунда аның тешләре бик күп икәне ачыклана. Малайны операциягә күндерәләр. Шунда гына аның авызында ярты меңнән артык вак кына тешләр барлыгы ачыклана.
Галимнәр бу аномалиянең сәбәбен ачыклый алмаган. Табиблар фаразлый гына - алар меңләгән теш үсүнең сәбәбен... кәрәзле телефон каланчасыннан булган радиациядән чыккан мутация дип атаган!
Социаль челтәрләрдә исә малайның тешләре күп булуының сәбәбен халык үзенчә фаразлый. Ченнаи - бик пычрак шәһәрләрнең берсе. Малайга артык тешләр үсүгә пычраклык тәэсир иткәндер дип язган алар.
чыганак: матбугат ру
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/indstanda-ber-malayny-yarty-me-n-n-artyk-teshen-algannar-video/
Читайте нас: