Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 18:55

Баш мие үссен, дисәң, таксист булып эшлә!

Баш мие күзәнәкләренең үсеше һәм юкка чыгуының сәбәбе – кешенең эшчәнлегендә һәм сайлаган һөнәренең йогынтысында. Русия, АКШ һәм Бельгиядән халыкара галимнәр төркеме әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Баш мие күзәнәкләренең үсеше һәм юкка чыгуының сәбәбе – кешенең эшчәнлегендә һәм сайлаган һөнәренең йогынтысында. Русия, АКШ һәм Бельгиядән халыкара галимнәр төркеме әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
Күпьеллык тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, әгәр кешегә даими рәвештә бертөрле генә гамәлләр ясарга туры килә икән, аның баш мие күләме кими.
Галимнәр раславынча, барыннан да бигрәк космонавтларның баш мие күләме кимүгә дучар ителгән. Аларның хәтта арка мие сыеклыгының циркуляциясе бозыла.
Шулай ук, таксистларның баш мие дә үзгәрә. Ләкин ул, киресенчә, үсә башлый. Әлеге һөнәр вәкилләренең гиппокампында — баш миенең яңа нейроннар җитештерергә сәләтле өлешләрендә - үзгәрешләр бара. Гиппокамп кыска вакытлы һәм озайлы хәтер өчен җавап бирә, аның үсеше күпсанлы маршрутларны истә калдырырга кирәк булу сәбәпле килеп чыга. Әгәр машина йөртүче навигатор файдалана башласа, баш мие кими.
Баш миенең билгеле бер участоклары профессиональ шахматчыларда да зыян күрә. Лингвистларда да шундый ук үзгәрешләр бар.
Профессиональ музыкантларның баш миенең бармак хәрәкәтләре өчен җавап бирүче өлешләре шактый үсә. Скрипкачы тәҗрибәлерәк булган саен, вак моторикага бәйле баш мие өлеше зурая.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: