Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 19:00

Хыянәт – штраф кәгазендә

Бүгенге заманда водительләр штрафларын кесә телефоны аша да карый ала.

Бүгенге заманда водительләр штрафларын кесә телефоны аша да карый ала. Биредә штраф фото белән бергә килгән.
Фотосурәттә хатын-кыз икенче ир кочагында. Өстәвенә, фотосурәтне гаилә парының дуслары, яки шәхси детектив түгел, ә ЮХХДИ фоторадары төшергән.
Ир кесә телефонына “Штрафлар” кушымтасын керткән булган, һәм вакыйганы кушымта ярдәмендә белгән дә.
Хатын-кыз икенче ир белән машинада барганда, юл кагыйдәләрен бозып, ЮХХДИ фоторадарына эләккән. Бу штраф хәбәре фото белән бергә ирнең телефонына килгән.
Әйтергә кирәк, ир, спиртлы эчемлекләр эчеп хатынын бик каты тукмаган. Иргә карата җинаять эше кузгатылган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: