Маяк
-4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 18:27

Иске машинаны ничек сатарга?

Дөньяда бернәрсә дә, беркем дә мәңгелек түгел. Тормыш шуңа корылган, гомернең чиге булган кебек, һәрнәрсә дә картая, моңа бәйле, туйдыра да.

Дөньяда бернәрсә дә, беркем дә мәңгелек түгел. Тормыш шуңа корылган, гомернең чиге булган кебек, һәрнәрсә дә картая, моңа бәйле, туйдыра да. Бу автомобильгә дә турыдан-туры кагыла, чөнки әле кайчан гына сатып алып, сыйпап-сөеп йөрткән, хатыннан да якынрак күргән автомашина да искерә, юлда ватылып, көйсезләнә дә башлый. Шуңа да аны сатып җибәрү хәерле. Бу машинаны сатып, ничек тизрәк котылырга, дигән уйлар күп автомобильчеләр башына керәдер.
Төп таләпләр һәм кагыйдәләр
Теләсә нинди алыш-бирештә төп кагыйдә булып, әлбәттә, намусны югалтмау тора. Зуррак файда алам, дип әйберен сатканда алдашу юлына басучылар да бихисап. Алар өчен кешелек сыйфатларыннан вөҗдан һәм намус арткы планга күчә. Сүз дә юк, сату-алу вакытында кемдер, шагыйрь әйтмешли, алдый, кемдер алдана. Әмма базар кагыйдәләрен үтәгән хәлдә дә законнарны бозмыйча, кешелек сыйфатларына ия намуслы сатучы булып та калып була. Ныклап уйлаганда, монысы бәхәсле мәсьәлә, әмма автомобилегезне базар даирәсенә чыгарганда шушы төп таләпне дә онытмаска киңәш итәбез.
Иске машинаны тиз арада һәм, иң мөһиме, мәшәкатьләрсез генә сату юлының иң гадие – әлеге бурычны үтәүне автосалонга тапшыру. Монда бөтен нәрсә көйләнгән, чөнки бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган алар. Әмма “Ашыгыч сатып алу” хезмәте шактый кыйммәт тора һәм монда хак машина хуҗасы кесә­сеннән түләнә. Ул зур гына – сүз тәкъдим ителгән машина хакының өчтән беренә якын сумма турында бара. Гомумән, автосалонга мөрәҗәгать итү күрәләтә алдануга тиң, ди белгечләр.
Машина сатудагы кагыйдәләрдән янә шунысы мөһим: иске автомобилегезне, атап әйткәндә, ул төзек тә булмаган хәлдә, туган-тумачаларыгызга яки яхшы танышларыгызга тәкъдим итә күрмәгез. Алар сезгә ышана, шуңа да күрсәткән хакка ризалашырга да мөмкин. Әмма иске машинага ышаныч аз, ул ватылган очракта туганнар арасында низаг чыгасы көн кебек ачык, янә дә иң якын дустыгызны да югалтуыгыз бар.
Автомобиль базарына чыгып, үзең сату – шактый мәшәкатьле, ни өчен дигәндә, беренче көнне үк сатып алучы табу, сез куйган хакка килешү икеле. Хакны төшерү сезнең файдага түгел, ә чыгымнар арта, чөнки машина куйган урын өчен түләү таләп ителә. Әйткәндәй, түземле кешеләр очрый, алар арасында бүгенге чорда да 3-4 ай дәвамында ял көннәрендә автобазарга чыгып, машинасын барыбер үзенә уңайлы хакка “очыручылар” бар.
Товарыңны матур итеп күрсәт
Сәүдәдә бу иң мөһим алымнарның берсе. Шуңа бәйле, Интернетка куелган фотоларга аерым игътибар бирү таләп ителә. Машинаны, әлбәттә, яхшылап югач һәм ялтыраткач кына фотога төшерегез. Монда инде һөнәри осталык та кирәк, иң мөһиме – төшерелгән фотолар сыйфатлы, ачык булырга тиеш. Төшергәндә төрле ракурслар кулланылсын, мәсәлән, машинаның алгы һәм арткы, ян өлешләре мотлак рәвештә күрсәтелсен. Салонны төшерү дә кирәк, хәтта педальләр дә читтә калмасын. Сатып алучыга педаль мөһим түгел, ул идәннең чисталыгына игътибар итә. Тәгәрмәчләрнең резиналары яхшы сыйфатлы икән, алар да онытылмасын.
Сатып алучылар өчен белдерүдә күрсәтелгән машинаның ничә чакрым юл үтүе генә түгел, спидометрның фотосы да зур әһәмияткә ия. Бу урында шуны да билгеләп үтик: күпләр махсус автосервисларда спидометрны тискәрегә әйләндерүгә бара. Янәсе, машина аз ара үткән, шуңа да ул искермәгән әле. Ике “яшьлек” машинаның спидометрында, мәсәлән, күп дигәндә 40-50 мең чакрым булырга мөмкин. Әмма бер елда 150 мең чакрым үтүчеләр дә билгеле. Гомумән, спидометрны әйләндерүне белгечләр хәзер тиз фаш итә. Шуңа да ара ераклыгын санаучы бу прибор белән шаярмавың хәерле.
Сайтка куелган фотоларга килгәндә, аларның саны чикләнмәсә дә, монда да чамадан чыкмау әйбәтрәк. Фотоларны компьютерда эшкәртү дә зыянга түгел, чөнки яхшы фото сатып алучыда барыбер яхшы тәэсир калдыра. Машинаны караганда да аның күз алдында белдерүдәге фотолар торуы ихтимал.
Ярдәмгә Интернет килә
Хәзерге заманда сату-алу процессында иң уңайлысы булып Интернет челтәре тора. Табигый, белдерүен берничә сайтка кую белән бер көн эчендә машинасын сатып җибәрүчеләр дә бихисап. Шул рәвешле, машина сату турында хәбәрне бу эш белән махсус шөгыльләнүче ким дигәндә 3 сайтка кую таләп ителә. Белдерү язуның үзенең нечкәлекләре, шуңа да бу һөнәри яктан зур осталык сорый. Тәүдә элек урнаштырылганнарын җентекләп өйрәнергә кирәк. Анда инде барысы да ярылып ята. Үзегезнең автомобилегезгә хакны да шулардан чыгып, әмма бераз киметеп күрсәтү отышлы булыр. Шул рәвешле, көндәшләрне азга булса да узып, машинагызны файдалырак сатарга өмет тә арта. Нечкәлекләрдән исә менә шундый үзенчәлек: хәзерге чорда дизель ягулыгында эшләүче моторлы машиналарга сорау зур. Шул ук модельле, комплектациясе, чыккан елы да бер булган, әмма бензинга корылган автога хакны түбәнрәк кую хәерле. Гомумән, сатып алучылар машинага базар хакларын сезгә караганда яхшырак белә, мәгълүматка бай бүгенге чорда моны бервакытта да истән чыгармаска кирәк.
Белдерү язганда машинаны мактауга бәйле сүзләрне кызганмагыз, шул ук вакытта, артык фәстерүнең дә файдасы аз. Мәсәлән, “автомобиль салоны яңаныкы кебек” һәм “куәтле акустика системасына ия”, дип яздыгыз, ди. Машинаны караучының иске таушалган велюр утыргычларны күрү һәм шыңгырдаган тавышлы динамикларны ишетү белән дәрте төшәчәге көн кебек ачык. Димәк, чаманы онытырга ярамый. Аннары сатып алучының машинагыздан гайрәте чигеп, белдерүгә тискәре аңлатма урнаштыруы да ихтимал. Монысы инде бөтен тырышлыкларыгызны Интернеттагы бер юл белән юкка чыгарырга мөмкин. Белдерүдә “өр-яра”, “утырдың – киттең”, “чыгымнар сорамый” ише тезмәләрне куюдан тыелыгыз, чөнки алар күпләрне туйдырган, белүебезчә, бу сүзләр шарлатаннарга хас. Димәк, машина сатучыга карата ышаныч та кими.
Дөресен әйт
Аерым белдерү белән кызыксынгач, сатып алучының машинаның ни сәбәпле сатылуын да беләсе килә. Бу табигый, чөнки бәгъзе берәүләрнең машинасыннан котылуында алар тәүдә тискәре сәбәп эзли. Бәрелмәгәнме, авариядә әйләнмәгәнме, янәсе. Двигательнең яисә башка агрегатның якын арада ремонт таләп итүе дә җитди сәбәп булып тора. Мондый очракларда машинасын сатарга теләүчеләр моның сәбәбе итеп яңа машина алуын, ә искесенең гаражда урын алып торуын күрсәтә. Жәлләтергә теләүчеләр дә табыла, әйтик, кемдер хатынының яки баласының яман чиргә таруын яза, дәвалау өчен тиз арада күп акча кирәк, фатирын саткан инде, хәзер чират машинага җитте, дип тә җибәрә. Ир белән хатынның аерылышуы, яисә гаиләнең чит илгә күченеп китүе ише сәбәпләр дә күрсәтелә. Сатып алучы да адәм баласы, бәлага тарыганнарны кызгану хисе аңа да хас, шуңа шикләнүләргә урын калмый. Күченеп китүгә бәйле очракта, хуҗалар бай кешеләр икән, ватык машина сатып болар вакланмас, дигән фикер ныгый. Бу җәһәттән шуны билгеләп үтик, статистикадан күренүенчә, тиз арада машиналарын сатучылар арасында нәкъ менә моңа сәбәп итеп югарыда санап үтелгән психологик алымнарны кулланучылар тора. Машинасын саткан кеше иң тәүдә яңасын алуга исәп тота. Шуңа да сәбәпнең дөресен күрсәтергә, кирәк булган очракта моны дәлилләп аңлатуга да барырга кирәк.
Истәлекле очрашу
Машинаны сатып алучы билгеле булгач, аның белән кайчан һәм кайда очрашуны фәкать сатучы билгели. Машинага утыргач, аның көйле йөрүенә ышандыру өчен әллә кайларга китмәгез, зур тизлектә дә йөрергә тырышмагыз, чөнки артык “оста” кылансагыз, сатып алучының, бу ялгызы гына йөргәндә машинаның һушын аладыр, дип ышануы бар. Сатып алучыга машинада сез пассажир утыргычында утырганда гына йөреп карау мөмкинлеге бирегез, әмма шуны да истән чыгармаска киңәш ителә: бу кеше бәлки беренче тапкыр руль артына утырадыр. Һәрхәлдә, тәҗрибәсе булмау сизелсә, йөрүне туктатыгыз. Машинаны җентекле карау өчен техник хезмәтләндерү пунктына барудан баш тарта күрмәгез, мондый очракта үзегезне ышанычлы тоту хәерле, чөнки машинаның төзек булуы сезнең өчен табигый бит. Аннары автосервистагы тикшерү хакын сатып алучы түли, шуңа да ниндидер кимчелекләр ачылса да, бу сезнең файдага. Машинаны караганда алыпсатарларны тиз белеп була, чөнки алар сүзне сез куйган хакны төшерүдән башлый. Шуңа да алар белән бәйләнмәү хәерле, карауны туктатыгыз да, бу “сатып алучы” белән хушлашыгыз. Ә машинаны сатып алырга теләүче хакны беразга төшерергә тәкъдим итсә, шунда ук ризалашмагыз. Телефон аша янә сөйләшү турында килешеп була. Сатып алучыга машина ошаган очракта, ул барыбер сез куйган хакка килешәчәк.
Барысы да әзер булсын
Белдерү куелгач, сәгате-минуты белән дигәндәй сатып-алучы килүен көтә башлыйсың. Моңа һәрчак әзер булырга кирәк, белдерүдә анык күрсәтелмәсә, юлы сезнең тарафларга төшкән сатып алучы тәүлекнең теләсә кайсы мизгелендә килеп керергә мөмкин. Иң зур таләп: һава шартларының иң уңайсыз вакытында да машинагыз чиста булсын. Кайберәүләр сынау өчен яңгыр явып узгач та килергә әзер, чөнки тыштан пычрак булса да, салон чисталыгы шундый мизгелдә ачык беленә бит. Машина документларын да мотлак әзерләп кую таләп ителә. Шул ук вакытта үзегезнең, яисә машина кем исеменә язылган, шуның паспорты да кул астыгызда булсын.
Сәхифәне Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ әзерләде.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: