Маяк
-23 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 18:15

Казанда яшәүче хатын лотереядә ничек 16 миллион сум откан

Олеся Хәсәнова лотереядә 16 миллион сумга якын акча откан.

Олеся Хәсәнова лотереядә 16 миллион сумга якын акча откан. Акчаның бер өлешен ул ире һәм балалары белән сәяхәткә сарыф итәчәк. Калган акчаны ике катлы йорт төзелешенә кертәчәкләр.
«Саннарны “наугад” сайладым. Ничек дөрес эшләгәнмен!», — дигән җиңүче.
Июнь урталарында Татарстан шәфкать туташы лотереядә 1 миллион сум акча откан. Ул җиңү алдыннан төш күрүен әйтә. Июнь аенда Казанда яшәүче бер хатын-кыз лотереядә 1,9 миллион сумга фатир откан. Ул һәр билетта аның өчен әһәмиятле саннар эзләве турында сөйләде. Алар аның исеме һәм туган көне белән бәйле.
Бу хакта "Tatar Today" яза.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас в