Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август 2019, 19:45

Альберт СПИД йоктырган

15 яшьлек кызга.

15 яшьлек кызга.
Димитровград шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Альберт исемле егет бер ел чамасы 15 яшьлек кыз белән очрашып йөри. Ул үзе ВИЧ-инфекция белән авырый. Егет авырганын белә, тик җенси мөнәсәбәт вакытында саклык чаралары күрми. Шулай итеп, 15 яшьлек кыз бала да ВИЧ йоктыра, ә Альбертның үзен рәшәткә артына озаталар, дип яза "Интертат".
Хөкем ителгән егет һәм зыян күргән кыз интим мөнәсәбәтләргә икесенең дә теләге буенча кергәннәр. Ләкин кыз бала партнерының ВИЧ белән авырганын белмәгән. Алар 2017 елның ноябреннән 2018 елның сентябренә кадәр очрашып йөргән.
Альбертны "16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү"дә, шулай ук "үзендә авыру булганын белә торып, башка кешегә ВИЧ-инфекция йоктыру" өчен дә гаепле дип тапканнар. Егетне алты елга колониягә озатканнар. Ул кыз балага әхлакый зыянны каплау өчен 500 мең сум акча да түләргә тиеш.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: