Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август 2019, 12:00

Арт саны белән ваннага ябышып калган

Самарада яшәүче бер хатын, симез булуы аркасында үз ванна бүлмәсендә ирексездән әсирлектә кала.

Самарада яшәүче бер хатын, симез булуы аркасында үз ванна бүлмәсендә ирексездән әсирлектә кала. Хәл болай була: 30 июль көнне, фатирында беркем дә булмаганда, ханым рәхәтләнеп ванна керергә була. Хуш исле күбек, диңгез тозы салып, кыскасы, ул чын-чынлап релакска өметләнгән. Ләкин, Baza телеграмм-порталы язуынча, ваннага утырам гына дигәндә, хатынның аяклары алгы якка таеп китә дә, ул ваннага гөрселдәп килеп төшә һәм арт саны белән ябышып кала.
- Любовь Ивановнаның ванна белән гәүдәсе арасында вакуум мәйданы шулкадәр зур була ки, ул үзаллы гына ябышкан гәүдәсен ваннадан кубара алмый, - дип яза Baza.
Кичке сәгать 8гә кадәр 7 сәгать дәвамында хатын ваннада ярдәм сорап кычкыра. Күршесе аны ишетеп, коткаручыларны чакыра. Бер сәгатьтән килгән 4 коткаручы көч-хәл белән Любовь Ивановнаны ванна тоткынлыгыннан коткара.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: