Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август 2019, 12:30

“Әни булудан арыдым...”

Санкт-Петербургта яшәүче яшь хатын көтмәгәндә таныш хатынының балаларына “әни” була.

Санкт-Петербургта яшәүче яшь хатын көтмәгәндә таныш хатынының балаларына “әни” була. 20 яшьлек Виктория М. балалары белән Оредеж авылыннан документлар юнәтергә дип Петербургка килә һәм аңарда туктала. Ләкин ... билгесез тарафларга китеп югала. Балалар тәрбияләү - авыр эш һәм мин яңа тормыш белән яшәргә телим дигән язу калдыра Виктория.
Викториянең танышы, 30 июль көнне хәсрәт-ананы табарга үтенеп, полициягә мөрәҗәгать итә.
Берничә көннән аны тоткарлыйлар. Кулга алганда Виктория бу коточкыч кылыгын балаларын башкача тәрбиялисе килмәве белән аңлата.
Балигъ булмаган балаларын карау һәм тәрбияләү бурычларын тиешле башкармавы өчен Викториягә административ протокол төзегәннәр. Бу эш материаллары социаль органнарга тапшырылачак.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: