Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август 2019, 12:50

Әсма Әсәд ракны җиңгән!

Сүрия Президенты Бәшәр Әсәдның җәмәгатендә бер ел элек яман шеш авыруы табылган иде..

Сүрия Президенты Бәшәр Әсәдның җәмәгатендә бер ел элек яман шеш авыруы табылган иде.
Сүриянең беренче ледие Әсма әл-Әсәд бер ел буе дәваланганнан соң, онкология авыруын җиңүе билгеле булган. Бу хакта Президент сараеның матбугат хезмәте хәбәр иткән.
“Telegram” матбугат хезмәте язуынча, яман авыруны җиңүе белән аны Сүрия җитәкчелеге һәм Президент канцеляриясе хезмәткәрләре котлаган.
Бер ел элек Сүрия лидеры Бәшәр Әсәдның җәмәгате Әсманың күкрәгендә яман шеш авыруы булуы ачыклана. Бәхеткә, аның башланган чоры гына була. Гыйнвар ахырында табиблар уңышлы операция үткәрә.
Әсма Әсәд үзенә җылы сүзләре, киңәшләре белән ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәт белдергән, барлык авыручыларның да савыгуын теләгән.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: