Маяк
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август 2019, 18:08

Яратканнар белән аерылмыйлар

Без ирем белән классташлар. Икебез дә бер шәһәрдә үсеп, күршеләр генә булып яшәдек

Без ирем белән классташлар. Икебез дә бер шәһәрдә үсеп, күршеләр генә булып яшәдек. Бер гаилә булып яшәрбез дигән уй башка да килмәде ул чакларда. Гадәти дуслар идек, бары шул гына. Мәктәпне тәмамлагач, кайсыбыз кая таралышты. Минем әллә кая читкә китәсем килмәде, үзебезнең шәһәрдә генә медицина көллияте бар, укырга шунда кердем. Әнием дә шәфкать туташы булганга, бик тә якын иде бу өлкә. Якыннарым янәшәмдә, дусларым – кечкенәдән уйнап үскән кешеләр, көн дә үз өемә кайтам – минем өчен менә шул тулы бәхет иде.
Ә безнең классташлар арасында Мәскәүгә, хәтта Питерга китүчеләр дә булды. Тимур (иремнең исеме шулай) да үзебезнең Татарстанда гына калмыйча, Түбән Новгородка ук китте. Имештер, анда укырга керү җиңелрәк икән. Төзүче булырга тели иде ул.
Мәктәпне тәмамлавыбызга ни арада ун ел узган да киткән. Мин инде үзебезнең поликлиникада эшләп, шактый гына тәҗрибә туплаган шәфкать туташы идем. Тимур да укып бетереп, берара кайсыдыр шәһәрләрдә эшләп йөрде дә, кайтып, үзебезнең заводка эшкә урнашты. Үткәндә-сүткәндә очрашкалый, бер-ике авыз гына сүз алышкалый идек үзе белән.
Классташлар белән очрашу уздырырга кирәклеге кемнең идеясе булгандыр, бер-беребезнең телефоннарын табышып, очрашырга сүз куештык. Тимур белән без шул көннән соң якынаеп киттек. Очрашу кичәсе төнлә генә бетте, мин аның машинасына утырып кайттым. Аннары да тиз генә аерыла алмыйча, тегесен-монысын сөйләшеп утырдык әле. Икенче көнне эштән кайтышыма Тимур мине подъезд төбендә көтеп тора иде, икәүләп шәһәр үзәгендәге яңа ачылган паркны карарга киттек. Икебезнең дә йөрәгенә әкренләп кенә мәхәббәт үтеп керде. Озак йөрмәдек тә, Тимур өйләнешергә тәкъдим ясады.
Бөтен җир йөзендә бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Икебезнең дә эшебез, торыр урыныбыз бар, әти-әниләребез исән. Әбиемнең ике бүлмәле фатиры калган иде, Тимур – төзүче кеше, шунда бик матур итеп ремонт ясап кердек. Яңа җиһазлар, яңа савыт-сабалар алып, ремонттан соң өр-яңа булган ямьле фатирыбызда бик матур итеп яшәп киттек. Ял көннәрендә табигатькә чыгабыз, әти-әниләребезгә булышабыз, бөтен эшләрне бергәләп эшлибез...
Бер елдан кызыбыз Зәйнәп туды. Бәхетебез түм-түгәрәк, тормышыбыз тигез, җитеш: «И Раббым, берүк күпсенә генә күрмә инде», – дип дога кыла идем төннәрен.
Зәйнәпкә бер яшь тә тулмаган иде әле, Тимур Мәскәүгә барып карарга теләвен әйтте. Янәсе, хәзер бу иң җайлы вакыт: мин бала белән өйдә утырам, булышырга әти-әниләр дә якында гына. Барып урнашып, бераз акча эшләүгә, безне дә кайтып аласы икән. Аның бу нияте белән күңелем бер дә килешмәсә дә, юлына аркылы төшәсем килмәде. Мәскәү ул кунакка барып кайту өчен генә күңелле җир булып тоела миңа. Андагы шау-шу, кыйммәтчелек, ыгы-зыгы, тиз ритм хәзер ялыктыра. Үз шәһәребезнең тыныч тормышына, саф һавасына, күз күреп белгән кешеләренә, яшеллегенә ни җитә соң! Эшкә дә җәяү генә барып кайта торган, балалар бакчасы да якында гына, мәктәбе дә... Хәтта Казан, Чаллы белән чагыштырганда бездәге кибетләрдә әйберләр дә арзанрак шикелле.
Иремнең шушы рәхәт тормыштан туеп, билгесезлеккә ыргылуы бик аптыратты. «Барсын, бетен басып кайтсын. Кайгырма, сагынуыннан бик тиз кайтып җитәр», – диде кайнанам. Эшеннән расчет алып, Тимур Мәскәүгә китте. Аның Мәскәү урамнарында төшкән фотолары белән телефонымның фотогалереясы тулды. Бик бәхетле кеше елмая иде аларда. Әнә ул институтта бергә укыган курсташлары белән очрашкан, әнә ул «Кызыл мәйдан»да йөри, әнә ул «Воробьиные горы»да...
Көннәр үтте. Тимур юньле-рәтле эш таба алмады. «Монда бөтен нәрсә шундый кыйммәт, акча су кебек ага гына», – дип язды ул. Мин аның шулай буласын алдан ук белгән идем. Бала белән өйдә генә утыргач, минем дә акча ягы бик такыр. Әле ярый әни бар, ул минем хәлне аңлап, ярты пенсиясе белән булышып тора, балага тәм-томын, җиләк-җимешен ала... Әнинең пенсиясенә яшәвемә шулкадәр дә кыенсынам. Боларны Тимур да белде, билгеле. Баштарак ул мине юата иде. Әмма аның: «Түз инде, тиздән бар да җайланачак», – дигәнен тора-бара: «Җитте инде сиңа ыңгырашырга!» – дигән тупас җөмләләр алыштырды.
Тимур безнең янга бары ярты елдан соң гына кайта алды. Аңынчы тегендә-монда урнашып карады. Кайдадыр аз түләделәр, кайдадыр бөтенләй түләми генә чыгарып җибәрделәр. Эшләгәненең күбесе фатир арендалауга, юлга һәм ашауга китте. Бер фатирда алты кеше яши, юлга ике сәгать вакыты һәм дөнья кадәр акчасы китә, аның каравы «никадәр драйв имеш». Ул бу хакта сөйләгәндә минем кычкырып-кычкырып елыйсым, бәхетле тормышыбызны, балабызның иң матур вакытларын син шушыңа алыштырырга ризамы дип, йөзенә бәреп сорыйсым килде. Тик түздем, үземне, болар бар да вакытлыча, бер кайтса, инде башка китмәс дип юаттым. Кайтканда ул кызыбызга үзеннән ике тапкырга зуррак курчак һәм бер размерга кечкенә ботинкалар алган иде. Моны иремнең безнең тормыштан читләшә башлавы дип кабул иттем. Ник бер кирәксез әйберләргә акча әрәм иткән инде? Балага кирәклерәген алган булыр идек бит. Тик ул инде безгә нәрсә кирәге турында уйлап азапланмаган.
Бер атнага дип кайткан кеше өч көннән тагын юлга җыенды. «Иптәшләр шалтыратты, яхшы эш чыгарга тора. Мәскәү сине көтеп ятмый», – дип аңлатты ул моны. Тагын ярты гына ел түзүемне сорады, аннары бар да яхшы булыр дип ышандырды: «Ипотекага бер бүлмәле булса да фатир алырбыз, син дә эшкә урнашырсын, Зәйнәпне бакчага бирербез....» Күңелем боларның берсенә дә ышанмады. Түм-түгәрәк тормышыбызның кителә башлавын җаным-тәнем белән тойдым.
Ул китте. Соңгы бер ел эчендә ул өйдә нибары өч тапкыр булды. Барысын бергә җыйсаң, ун көнгә дә тулмыйдыр. Ул вәгъдә иткән муллыкның «м» хәрефе дә күренмәде. Мәскәүдәге хезмәт хакы үзебезнең заводта алганыннан әллә ни артык түгел иде. Әмма фатирга, юлга, ашау-эчүгә түли башлагач, безгә бирерлек берни дә калмый иде аннан. Баланы әнигә калдырып (бакча чираты өч яшьтән соң гына җитә), үзем эшкә чыктым. Шәфкать туташларының хезмәт хакы зур түгел, кичләрен кешеләргә укол кадап, система салып та акча эшләштергәлим. Тимур булышмагач, бер үземә генә тормышны сөйрәве бик кыен.
Күпләр минем үземне гаепли: ник иреңне җибәрдең, диләр. Үзең аның артыннан бар дип киңәш бирүчеләр дә юк түгел. Мин үзем дә кайчак шулай уйлыйм. Ләкин Тимурның безне Мәскәүгә алдырырлык җае юк. Ә минем болай да әтиле килеш әтисез үсүче баламны инде әнисез дә калдырып, ялгызым гына аның янына чыгып китәсем килми. Яшь бала багуы әниемә дә кыен булачагын беләм, инде болай да безгә бик зур ярдәм итә.
Бер нәрсә генә җанымны телә: гаиләбезнең бәхетен, кызы белән мине ул ничек шушы билгесезлеккә алыштыра алды икән? «Яратканнарыгыз белән аерылмагыз», – диләр бит. Шулай ачлы-туклы кеше почмакларында бездән башка яшәргә риза булгач, без аның яратканнары булып чыкмыйбыздыр инде, күрәсең.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас в