Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2019, 18:00

Прокатка хатын алам, кайсыгыз килә?

Ялгызлык бу тормышта иң авыр хистер, мөгаен.

Ялгызлык бу тормышта иң авыр хистер, мөгаен. Бергә чөкердәшеп яшәргә тормыш иптәшең дә, балаларың да, хәтта дустың да булмаса дөньяның яме югала. Ә менә Япониядә ялгызлыктан котылу җаен беләсезме ничек тапканнар? Анда үзеңне бәхетлерәк тою өчен “якын кешеләр"не прокатка алу бар икән.
Япониядә кешеләрне прокатка алу хезмәте күптәннән булган һәм ул бүгенгәчә популярлык белән кулланыла. Икенче төрле әйтсәк, аны бәхет сатып алу дип тә була. Мәсәлән, туган көнеңә чакырырлык туганнарың да, дусларың да юк икән, һич тә кәефеңне төшермә! Прокатка алынган туганнарың сиңа "почти" бертуганың, кирәк икән, хәтта әти-әниең булып киләчәк. Сөйгәнең ролендәгесе сине өрмәгән җиргә дә утыртмаячак һәм синең бу иң бәхетле туган көнең булып исеңдә калачак.
Менә тагын бер мисал. Әйтик, кызыгыз ирсез авырга узган, ә сезнең туган-тумачаларыгыз алдында "тәрбиясез" кызыгыз өчен оят, ди. Бу да проблема түгел! Йөз кызартасың килмәсә, вакытлыча “кияү” сатып алырга була. Хатыны өчен ул иң яхшы ир, туганнар өчен көнләшерлек кияү булып күренәчәк, ә үзегез иң шәп "тёща" яйсә бабай рәхәтен татый алачаксыз.
Токиода яшәүче Казушиге Нишида исемле ир ялгызлыктан туеп, 2 ел элек прокатка хатын һәм кыз алган. Аның чын хатыны берничә ел элек вафат булган, ә 22 яшьлек кызы этисен ташлап икенче илгә күчеп киткән. Ир ялгызлыктан тәмам бетеренгән, чиргә сабыша башлаган. Сирәк кенә килеп йөргән дуслары да җанына җылылык бирә алмаган. Бервакыт ул телевизордан “Гаиләм” хезмәте турында тапшыру күреп кала. Анда бер олы яшьтәге әби прокатка онык алып, үзен шулкадәр бәхетле тоеп яшәвен сөйли.Нишида озак уйлап тормый, “Гаиләм”гә бара. Анкетада ул үзенең күңеленә ошаган хатын һәм кыз кирәклеген аңлатып яза. Шундый рольне уйнарга теләк белдерүчеләр табылгач, аңа шалтыратканнар. Башта бу “геройлар” белән бергә кафеда очрашып сөйләшкәннәр. Ир аларга өендә ничек киенергә, үзенә кем дип дәшәргә кирәклеген аңлаткан. Үлгән хатынының һәм кызының гадәтләрен сөйләгән. Мәсәлән, кызы белән аш бүлмәсендә очрашсалар, гел аның кабыргасын кытыклап китә торган булган.Кызы роленә кергән актёр да гел шулай итеп, Нишиданың кәефен күтәргән.
Ә "хатыны” аңа сөйгәне кебек һәр көн иртән торуына коймаклар пешереп куйган. Нишида бу көннән башлап, вакытлыча гына булса да, үзен бәхетле тоеп яши башлаган.
Гореф-гадәтләре, менталитеты белән аерылып торучы японлылар яшәү ямен әнә шулай таба. Әлбәттә, актёрлар якын кешеңне алыштыра алмый, ләкин бу мисалны күреп, бәхетсезлектән качарга ярдәм итә дип әйтеп була.
Ә сез, дуслар ничек уйлыйсыз, Япониядәге кебек, бездә дә шундый хезмәт барлыкка килсә, бәхетсезләр саны кимер иде микән? Югыйсә, арабызда аз мени ялгыз җаннар...
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: