Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2019, 19:20

Телефон зарядкасы... муенын пешергән

Смартфонга “капланып” ятучы 19 яшьлек кыз икенче дәрәҗә пешүләр алган.

Смартфонга “капланып” ятучы 19 яшьлек кыз икенче дәрәҗә пешүләр алган.
Бүгенге яшьләр күп вакытын диван-караватта телефон тотып ятып үткәрергә ярата. Безнең язма “герое” да, Энн-Арборада яшәүче (Мичиган, АКШ) бер гүзәлкәй шулай иткән. Аның телефоны розеткага да тоташтырылган була. Бераздан күләмле муенса кигән кыз муенында коточкыч яну тойгысы сизә. Баксаң, электрга тоташтырылган зарядкадан кызны ток кына сугып калмаган, ток муенсага да үткән һәм көчле пешүгә китергән.
Кызны дәваханәгә озатканнар. Табиблар аңа вакытында ярдәм күрсәткән, тиешле күрсәтмәләр биргән.
Белгечләр телефон җайланмаларын шикле брендлардан алмаска киңәш итә һәм телефон зарядка алган вакытта аны кулланудан катгый тыя.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: