Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2019, 18:45

Ярсалар ... эче тулы алтын-көмеш икән

Һиндстанның Көнбатыш Бенгалия штатында яшәүче 22 яшьлек Руни Хатум эче авыртуына һәм күңеле болгануына зарланган.

Һиндстанның Көнбатыш Бенгалия штатында яшәүче 22 яшьлек Руни Хатум эче авыртуына һәм күңеле болгануына зарланган. Соңгы арада ул тәмам интеккән - ашаган саен коса башлаган. Бу хәлгә түземлеге беткәч кенә табибка мөрәҗәгать итәргә булган. Рентген аның эчендә металл әйберләр барлыгын күрсәткән.
Операция вакытында ашказаныннан 69 чылбыр, 80 алка, 46 тиен акчалар, 8 медальон, 5 аяк беләзеге һәм кул сәгате алганнар, дип яза Daily Mirror. Бу зиннәтле бизәнгеч әйберләрнең бәясе 4,2 миллионга баскан.
Табибларга ул аларны йоттым дип җавап биргән. "Алтын-көмешләрем югалуына аптырый идем. Үзеннән сорасам, дәшми, гел елап җибәрә иде", - дип сөйләгән туганнарының берсе.
Мондый сәер гадәте өчен табиблар аңа психологка барырга киңәш иткән.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: